dcsimg

Зур ак челән ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Зур ак челән (лат. Ardea alba) — челәнлеләр гаиләсеннән эре су кошы, көнбатыш, шулай ук көнчыгыш ярымшарның җылы уртача һәм тропик киңлекләрендә таралган.

Тасвиры

94-104 см озынлыкта һәм канатлары арасы 131-145 см булган кош. Зур кошларның авырлыгы 912-1140 г. Кагыйдә буларак, ата кош ана кошлардан артык. Каурыйларның барчасы да ак. Томшык озын, туры, сары төстә. Тәпиләре һәм аяклары озын, кара-соры. Муены озын, S-сыман. Алтынчы муен умырткасы бармакка таба сузылган һәм кош муенын тиз арада сузырга да һәм кире тартып алу сәләтенә ия булырлык итеп төзелгән. Койрыгы кыска, чөйсыман. Көзен ата һәм ана кошлар тәннәренең өске өлешендә, кабыргаларында һәм койрык артында үрә торган озын ак каурыйлар үсә. Үрчү чорында бу каурыйлар кысыла һәм җәенке булып кала, койрык артында энәле дәвамы күренә. Томшыгы бу вакытта кара төс белән тәмамланган кызгылт-сары төс ала, ә күзе белән томшык арасындагы өлеше яшел төскә әйләнә. Җенси диморфизм чагылмый.

Таралуы

Зур ак челән Аурупа, Азия, Төньяк һәм Көньяк Америка, Африка, Австралия һәм Яңа Зеландияның уртача җылы һәм тропик киңлекләрендә таралган. Диңгезе яры янында да, шулай ук кыйтга эчендәге сулакларда: баткак уйсу җирләрдә, субасар тугайларда һәм елга ярларында, төче һәм тозлы күлләрдә, эчларе һәм мангр әрәмәлекләрендә дә яши. Моннан тыш, аны авыл хуҗалыгы җирләрендә, ачык аланнарда, дөге чәчүлекләрендә һәм дренаж канавы буйларында да күрергә мөмкин. Челән сай урында һәм коры җирдә ау итә.

Яшәү рәвеше

Муенын сузып һәм азык эзләүдә алдыннан каранып, җитди һәм сак йөри. Көндез һәм эңгер-меңгер вакытында ялгыз яки төркемдә аучылык итә, караңгылану белән башка челәннәр белән бергә төркемгә оеша һәм ышык эзли. Еш кына үзеннән ким булган челәннәрдән азыгын тартып ала,шулай ук үзенең төрендәге башка кошлар белән табыш өчен талаша. Кайчак хәтта азык җитәрлек булса да агрессив була. Очышы салмак, тизлеге 28-51 км/сәг. чикләрендә тирбәлә. Үрчү чорында ризыкны якын-тирәдә эзләүгә өстенлек бирә, әммә кирәк очракта 6-20 км ераелыкка да барырга мөмкин. Очу вакытында башка төр челәннәр кебек муенын S-сыман формада бөгеп, башын артка җибәрә.

Үрчү чорында үз учасогына ия, аны җентекләп саклый. Вакыт узу белән парлар еш кына таркала. Популяциянең бер өлеше утраклык алып бара, икенчеләр кышкы вакытта ареал чикләрендә күченә, өченчеләр зур ераклыкка күченеп йөри.

Үрчүе

 src=
Зур ак челән очуда

Җенси үсеш бу кошларның 2 елдан соң башлана. Зур ак челәннәр мизгелле моногам була, ягъни бер мизгелдә бер пар булдыра, шул ук вакытта бер парның икенчегә кушылуы да билгеле. Кошлар колонияләр белән, еш кына челәннәрнең башка төрләре, мәсәлән, зур зәңгәр челән һәм кар челәннәре белән ("thula Egretta") оя кора. Елга тик бер токым чыгара. Уртача киңлекләрдә, әгәр ризыкның күп төрлелеге булса, үрчү өчен яз яки җәйне сайлый; тропикларда кавышулар ел әйләнәсенә мөмкин.

Ата кош колониягә беренче булып килә һәм булачак оя өчен урын сайлый. Челәннәр еш кына оялау урынын һәм колонияларны алыштыра, шуңа күрә килгән ата кошлар яңа урында урнаша һәм ритуаль биюләр башкарып, ана кошларны җәлеп итә башлый. Кызыксынып киткән ана кошлар ян ботакларга утыра һәм күзәтә, әммә алар капма-каршы бию башкарырга яки булачак оя тирәли уратып әйләнергә дә мөмкин. Пар булдырылганнан соң, дәррәү оя корыла.

Зур ак челәннең оясы бер урынга өелгән таяклар, ботаклар өемен хәтерләтә. Колония икенче районга күчүгә яки икенче агачлар сайлауга карамастан, оя берничә ел сакланырга мөмкин. Материал мөмкин булган бөтен ысуллар, шул исәптән икенче оядан урлау ярдәмендә туплана. Төзелеш материалын җыела гадәттә ата кош шөгыльләнә, ә ана кош аларны ояга рәтләп сала.

Ана кош 2-3 көн аша 57 мм күләмендәге 3-6 зәңгәр-яшел төстәге йомырка сала. Йомыркаларны ана кош та, ата кош та басып чыгара. Инкубация чоры 23-26 көн тәшкил итә, шуннан соң шәрә диярлек чебешләр барлыкка килә. Бала кошлар арасында ата-ана азыгы өчен аяусыз ярыш башлана, аннары беренче булып чыккан чебешләр үзләренең күләме буенча кечеләре алдыннан өстенлеккә ия була — алар бәләкәйрәкләрен чукырга һәм туклануга хокукларын монополияләштерүгә тырыша. Әгәр ел ризык планында яхшы булса, башка токым да үсеп җитә, әммә еш кына ике, хәтта бер бала кош исән кала — калганнары һәлак була. 42-49 көннән соң бала кошлар тулысынча йон белән каплана. Яшь кошлар 7 атнадан соң яхшы оча башлый, әммә 10-11 атнага кадәр ата-ана карамагында була.

Туклануы

Зур ак челәннең рационын бакалар, еланнар, балык, елга кыслалары, вак кимерүчеләр, чикерткә һәм башка төрле бөҗәкләр тәшкил итә.

Ерткычлары

Зур челәннәрнең табигый дошманнары сирәк була. Кайвакыт алар крокодилларның корбаны, ә яшь кошлар беренче елында — бөркетләрнең һәм диңгезе бөркетләренең корбаны була. Әммә, йомырка һәм чебешләренә еш кына каргалар, америка грифлары (Cathartidae) һәм янутлар аучылык итә.

Гомер озынлыгы

Гомеренең озынлыгы кыргый шартларда уртача 15 ел чамасы, тоткынлыкта якынча 22 ел тәшкил итә.

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1998.
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 2,21 2,22 2,23 2,24 2,25 IOC World Bird List. Version 6.3 — 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 3,22 3,23 3,24 3,25 3,26 IOC World Bird List, Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. Aves Argentinas — 1916.
  6. Finnish Biodiversity Information Facility
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Кызыл китап — 1964.
  8. The IUCN Red List of Threatened Species 2019.3 — 2019.
  9. Per G P Ericson Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects // PLoS Biol. / J. A. EisenPublic Library of Science, 2007. — ISSN 1544-9173; 1545-7885doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197PMID:17645390
license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Зур ак челән: Brief Summary ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Зур ак челән (лат. Ardea alba) — челәнлеләр гаиләсеннән эре су кошы, көнбатыш, шулай ук көнчыгыш ярымшарның җылы уртача һәм тропик киңлекләрендә таралган.

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары