Амброзия (лат. Ambrósia) — астралылар гаиләлегенә керүче берьеллык яки күпьеллык үсемлекләр ыруы, үлән. Ыру, күбесенчә, Төньяк Америкада үсүче, ләкин башка илләргә дә тиз арада таралган 50 ләп төрне берләштерә. Амброзиянең серкәләре иң көчле аллерген буларак, Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән.
Латин телендәге ambrósia юнан телендәге αμβροσια сүзеннән алынган. Борынгы грек мифологиясе буенча, амброзия — Аллалар ризыгы, ул кешене яшәртә, дигән ышаныч булган. Шулай ук грек аллалары тәннәренә сөртә торган хуш исле майны аңлаткан, тәнне бәлзәмләү өчен дә кулланылган. Чынбарлыкта, амброзия — сәламәтлек өчен үтә куркыныч үсемлек.
Төсе ачык яшелдән башлап куе яшел төскә кадәр үзгәрә.
Куагының биеклеге — 20—180 см, 2 метрга җиткәннәре дә була.
Тамыры 4 метр тирәнлеккә кадәр төшә.
Орлыктан үрчи. Бер амброзия куагы 40 мең орлык чәчәргә сәләтле.
Май—июнь айларында тишелеп чыга, июль азагыннан октябрьгә кадәр чәчәк ата.
Яфраклары бәрхет гөленекенә охшаган. Бакчачылар аны чәчәк дип уйлап, су сибеп үстерә.
Амброзия әремгә охшаган, бик күзгә ташланып тормый. Ул еш кына йорт - мәктәп ишегалларында, чәчәк клумбаларында да үсеп утыра. Амброзия бик тиз тарала, туфракны корыта, башка үсемлекләргә үсәргә комачаулый. Торак пунктларда амброзиягә каршы көрәштә иң нәтиҗәле ысул — үскән үләнне чабып тору. Шулай ук янәшәсенә күпьеллык үләннәр утыртып яки газон чирәме үстереп җиңәргә мөмкин.
Амброзия — бик көчле аллерген, чәчәк аткан вакытта (июль азагыннан октябрьгә кадәр) аның серкәләре кешедә көчле аллергик реакция китереп чыгара. Кешеләрдә поллиноз яки сезонлы аллергик риноконъюктивит башланырга мөмкин. Әлеге үсемлек кешене яшәү урынын алыштырырга мәҗбүр итә, чөнки аның серкәсе таралып, кешедә аллергия китереп чыгарса, бернинди дару да ярдәм итми. Кайвакытта авыру йоктырган кеше аллергия сәбәпчесе амброзия булуын да аңламаска, аңлаган очракта да, аның үскән урынын таба алмаска мөмкин.
ССРБ территориясендә амброзия 1960—1970-елларда Кырымнан тарала башлый. XXI гасыр башында Украинаның күпчелек һәм РФнең көньяк-көнбатыш өлкәләрендә тарала.
Мәскәүдә 2000-еллар уртасыннан аллергия китереп чыгарырга сәләтле серкә концентрациясе (8—12 орлык) күзәтелә. 4 серкә орлыгы булганда, аллергия китереп чыгара[9].
Татарстанда бу үсемлек беренче тапкыр 1987 елда табылган. Хәзерге вакытта чагыштырмача сирәк очрый, популяциясе куркыныч дип әйтерлек санга җитмәгән, дип исәпләнелә.
Амброзия (лат. Ambrósia) — астралылар гаиләлегенә керүче берьеллык яки күпьеллык үсемлекләр ыруы, үлән. Ыру, күбесенчә, Төньяк Америкада үсүче, ләкин башка илләргә дә тиз арада таралган 50 ләп төрне берләштерә. Амброзиянең серкәләре иң көчле аллерген буларак, Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән.