Ак башлы комай (ак башлы сип, лат. Gyps fulvus) — карчыга кошлар семьялыгының комайлар ыругыннан эре үләксә кошы.
Озын киң канатлары һәм киң койрык белән эре тазкара. Гәүдә озынлыгы 93–110 см, канатлар колачы 234–269 см. Тышкы күренеше тазкараларга хас — ак мамык белән капланган кечкенә баш, сузылган кәкре томшык, озынча каурыйдан яка белән озын муен, кыска түгәрәк койрык. Гәүдәнең төсе көрән, аскы яктан аксылрак җирәнсу төсмер белән.
Канат какмый очучы кош, тигез яссылыктан көчкә һавага күтәрелә. Төркемләрдә очрый.