dcsimg

Тилгән өрәңгесе ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Тилгән өрәңгесе, ешрак Америка өрәңгесе (лат. Ácer negúndo) — өрәңгеләр гаиләлеге өрәңге ыруына караган төр, корычагач яфраклы, яфрак коючы агач. Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән [6] инвазив, үсемлекләр дөньясына куркыныч тудыручы, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы, паразит үсемлек. РФ экологик системасына иң зур зыян китерүче 50 инвазив үсемлек исемлегенә кертелгән.

Таралу ареалы

Корычагач яфраклы өрәңге агачының туган ягы, табигый таралу ареалы Төньяк Америка (Канаданың көньяк, АКШның төньяк-көнбатыш штатлары) булу сәбәпле, аны «Америка өрәңгесе» дип атаганнар. Аурупага XVII гасырда, Русия империясенә XVIII гасыр ахырында экзотик агач буларак кертелгән. XX гасыр башында ботаника бакчаларыннан җирле табигатькә таралып, үрчи башлый. 1960-елларда торак пунктларны яшелләндерү максатында, шәһәрләрдә һәм авылларда өрәңгене декоратив агач буларак күпләп утырту башлана.

Тасвирлама

Америка өрәңгесе салкынга чыдам. Орлык чәчеп тарала. Яшь үсенте 6-7 елда орлык бирә. Гадәттә, 21 метргача (ешрак 12-15 метр) үсүче яфрак коючан агач. Ябалдашы тигез түгел. Талымсыз һәм тиз таралучан. Чагыштырмача кыска гомерле үсемлек санала, гадәттә, 80-100 ел, ә калаларда 30 елгача гына яши.

Экологик хәвеф

Америка өрәңгесе чәчәк атканда серкәсе кешедә аллергия китереп чыгарырга сәләтле.

Коелган яфракларыннан бүленеп чыккан матдәләр башка агачлар үсешенә зыян сала.

Елга буйларында үсә башласа, башка агач-куакларны кысрыклый, элек тал, имән үскән урыннарда өрәңге генә үсә. Мәсәлән, Алабуга янындагы Түбән Кама милли паркында бары тик өрәңге генә үсүче урыннар барлыкка килгән. Америка өрәңгесенең яфрагын ашаучы, аның үсү-үрчүенә зыян салучы бөҗәкләр юк, шуңа күрә җирле үсемлекләр белән көрәштә әлеге өрәңге җиңеп чыга. Өрәңгегә кошлар оя кормый, бөҗәкләр булмагач, әрәмәдәге алар белән тукланучы кошлар, сулыктагы бакалар, анары башка җан ияләре юкка чыга.

Юл буенда үскән америка өрәңгесе автомобилләр һавага чыгарган газны тагын да көчлерәк оксидлаштыра.

Көрәш алымнары

Бүгенгә өрәңге белән үтемле көрәшү чарасы юк. Агачны кисү проблеманы хәл итми. Су буенда техника белән эш итү авыр, өрәңге зур мәйданнарга таралу сәбәпле, механик юл белән юк итү бик кыйммәткә төшә. Өрәңгенең үрчү тизлеге дә гаять зур.

Әлеге агачны куллануны катгый тыю.

Гербицидлар ярдәмендә химик эшкәртү. Америка өрәңгесе тамырын корыту өчен махсус эремә куллану үзен бик яхшы аклый[7].

Үсентеләр читкә таралмасын өчен, өрәңге куелыгы белән башка агач үскән әрәмә арасында 4-5 метр киңлектә чик полосасы сөрү.

Галерея

Моны да карагыз

Әдәбият

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Америка өрәңгесе. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 25-31 гыйнвар.
  2. Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 (рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
  3. 3,0 3,1 Энциклопедия жизни — 2008.
  4. 4,0 4,1 International Plant Names Index — 1999.
  5. 5,0 5,1 The Plant List 1.1 — 2013.
  6. Рәмис Латыйпов. Татарстанның Кара китабы. Интертат.ру, 4.11.2018
  7. Әти-әниең каберенә сукмакны онытма. Апас муниципаль районы сайты, 20.05.2016
license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Тилгән өрәңгесе: Brief Summary ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Тилгән өрәңгесе, ешрак Америка өрәңгесе (лат. Ácer negúndo) — өрәңгеләр гаиләлеге өрәңге ыруына караган төр, корычагач яфраклы, яфрак коючы агач. Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән инвазив, үсемлекләр дөньясына куркыныч тудыручы, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы, паразит үсемлек. РФ экологик системасына иң зур зыян китерүче 50 инвазив үсемлек исемлегенә кертелгән.

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары