dcsimg

Сумкалылар ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Сумкалылар (лат. Metatheria, Marsupialia) — имезүчеләрнең инфраклассы.

Сумкалылар Австралиядә, аның янында урнашкан утрауларда, Көньяк һәм Үзәк Америкада таралганнар. Опоссумнарның бер төре исә хәтта Төньяк Америкада очрый.

Үзенчәлекле билгеләр

Сумкалыларны башка имезүчеләрдән аеручы билгеләр[2]:

  • Күпчелек очракларда алар плацентасыз. Балалары бик кечкенә һәм җитлекмичә туа, аналарының корсак ягында урнашкан сумкада озактан соң гына җитлегә.
  • Сумкалыларның миләре примитив дәрәҗәдә.
  • Сумкалыларның ана затларына ике аналык хас.
  • Тән температурасы клоакалыларныкына караганда югарырак, ләкин плаценталыларныкыннан түбәнрәк. Гомумән алганда, температура даими түгел.

Классификация

Хәзерге фәндә сумкалылар ике төркемгә бүләләр:

  1. Ameridelphia
  2. Australidelphia

Искәрмәләр

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Сумкалылар: Brief Summary ( Tatar )